Авыл китапханәсенә экскурсия.

2018 елның 27 сентябре, пәнҗешәмбе

Пәрәү мәктәбенең 1 сыйныф укчылары авыл китапханәсенә экскурсия ясадылар. Аларны Китап Патшабикәсе каршы алды, аның ролендә китапханәче Кәримова Роза Фатыйх кызы чыгыш ясады. Укучылар китапханә бинасын карадылар, таныштылар, китапханәдә төп байлыкның үзләрендә күп кызыклы мәгълүмат саклаучы китаплар булуын белделәр. Китап Патшабикәсе яшь укучыларга китапханәнең ни өчен кирәк булуы турында сөйләде, китапханәдә үзеңне тоту кагыйдәләре һәм китапларга нинди мөнәсәбәттә булу кагыйдәләре белән таныштырды. Аннан соң китапка кыстыргычлар ясау буенча осталык сәгате үткәрелде. Экскурсия әдәби викторина белән тәмамләнды. Бүләккә балалар "Читатель младшего школьного возраста" дип язылган медальләр алдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International