Бүген, 29 сентябрьдә, туристик маршрут кысаларында Португалиядән туристик төркем Лаеш районына килде. Алар рус халкы традицияләре белән таныштылар, әйлән-бәйлән йөрергә өйрәнделәр, халык уеннарын уйнадылар, Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда булдылар, анда музей хезмәткәрләре кунакларны театральләштерелгән тамаша белән каршы алдылар һәм мозаик үрү буенча осталык сәгате үткәрделәр.
Ахырдан кунаклар мактаулы кунаклар китабында үз тәэсирләрен яздылар һәм Лаеш шәһәренең истәлекле урыннары һәм Яр буе буйлап йөреп кайтырга юнәлделәр.