Лаешта район Советының чираттагы сессиясе үтте

2018 елның 2 октябре, сишәмбе

1 октябрьдә район башлыгы Михаил Афанасьев рәислегендә Лаеш район Советының XXIV сессиясе үтте.

Лаеш районының 2019 елга һәм 2021 елга кадәрге чорга социаль-икътисади үсеше фаразлары турында район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад һәм инвестицион үсеш буенча урынбасары Виктор Тябин сөйләде.

Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының  җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә бәйле юридик мәсьәләләр белән район башкарма комитетының юридик бүлеге начальнигы Зарина Каюмова чыгыш ясады.

Район башлыгының коррупция белән көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Фатыйма Сакаева вазифаи бурычларны үтәгәндә килеп чыгарга мөмкин шәхси кызыксынулар һәм хезмәт тәртибенә таләпләрне үтәү буенча комиссия турында Күрсәтмәне раслау турында сөйләде.

Лаеш районының Державино һәм Рождествено авыл җирлекләре генераль планнарын раслау, шулай ук Сокуры авыл җирлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен раслау турында район башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге начальнигы Дамир Хисмәтов чыгыш ясады.

Районның җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Нияз Нуретдинов Лаеш муниципаль районы казнасындагы муниципаль милекне учреждениеләргә бушлай куллануга, арендага, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына озак вакыт куллануга бирү мәсьәләләре турында сөйләде.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International