Лаеш районы хәрби комиссариаты оешуның 100 еллыгына багышланган тантаналы чара булды. Анда район башлыгы Михаил Афанасьев, районның хәрби комиссары Александр Афанасьев, тормыш тәэмин итү хезмәтләре җитәкчеләре, хәрби комиссариат хезмәткәрләре һәм ветераннары катнашты. Аңа кадәр бәйрәм кунаклары Лаеш шәһәре Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар.
“Бүгенге көндә хәрби комиссариатның бердәм коллективында үз эшенең осталары хезмәт куя. Аларның һәркайсының керткән өлеше район һәм республика дәрәҗәсендә әһәмиятле күрсәткечләргә ирешергә мөмкинлек бирә”, -диде район башлыгы. Аннан соң Михаил Афанасьев район хәрби комиссариатының элекке һәм хәзерге хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды. ТР хәрби комиссары Сергей Погодинга Лаеш районын үстерүгә керткән өлеше өчен медаль тапшырылды.
Үз чиратында, Татарстан хәрби комиссары Лаеш районы хәрби комиссариатының республикада лидерларның берсе булуын билгеләде. “Лаеш районы хәрби комиссариатының бер гасырлык тарихы безнең өчен илебезгә ничек хезмәт итәргә кирәклек үрнәге булып тора”, - диде Сергей Погодин. Аннан соң ул хәрби комиссариатның хезмәткәрләренә һәм ветераннарга ведомство бүләкләре тапшырды.
Катнашучыларны бәйрәм белән Советлар Союзы Герое һәм Лаеш шәһәренең мактаулы кешесе Борис Кузнецов та котлады. Ул дәүләтнең оборона сәләте хәрби комиссариатларның нәтиҗәле эшеннән башлануын билгеләде.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте