Столбище авылы китапханәсе китапханәчеләре Малышева Людмила Ивановна һәм Рыжова Оксана Викторовна Балалар музыка мәктәбе белән бергә Музыка көненә «Музыка П. И. Чайковского для детей» дигән әдәби-музыкаль сәгать үткәрделәр. Алар бөек композитор тормышы һәм иҗаты турында, аның балалар тормышы белән кызыксынуы турында сөйләделәр. Чарада П.И.Чайковский иҗаты буенча электрон презентация тәкъдим ителде. Азактан балалар «Щелкунчик» мультфильмыннан фрагмент карадылар. Мультфильм сүзләрсез, чөнки ул балаларга П.И.Чайковскийның искиткеч музыкасы аша аңлашыла.