Хокукый ярдәм көне.

2018 елның 3 октябре, чәршәмбе

Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында әти-әниләре алимент түләүдән качучы балигъ булмаганнар булган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү өчен бушлай юридик ярдәм көне булды.

Әлеге чарада катнаштылар: Лаеш районы прокуроры ярдәмчесе Владимир Тасаков, суд приставлары хезмәте начальнигы Надежда Гизатулина, мәшгульлек үзәге директоры Татьяна Пучкова, КЦСОН директоры Ольга Башкирова, пенсия фонды начальнигы Ирина Алешина, опека һәм попечительлек бүлеге начальнигы Жанна Родионова, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Ольга Германова.

Барлык катнашучыларга аңлатмалар һәм мөрәҗәгатьләргә туры килүче киңәшләр бирелде һәм алиментларга гариза бирү тәртибе белән кирәкле документлар исемлеге аңлатылды.

Хокукый ярдәмкүрсәтү буенча ведомствоара эш төркеменең алдагы утырышы 2018 елның ноябрендә булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International