Халыкара өлкән кешеләр көнендә аның рәсми булмаган исеме “Игелек һәм хөрмәт көне”. Бу көн - өлкән кешеләргә аерым игътибар, алар хезмәтен тану, өлкән буынга рәхмәт һәм хөрмәт белдерү көне.
«Дорогою добра» отряды волонтерлары Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре белән бергә «День пожилого человека на улицах города Лаишево» акциясе үткәрделәр.
«Дорогою добра» отряды волонтерлары барлык өлкән кешеләрне котладылар һәм аларга тормыш батырлыклары, хезмәтләре, туган шәһәребез, республикабыз үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт сүзләре әйттеләр. Чын күңелдән аларга нык сәламәтлек, рухи тотрыклылык, озын һәм бәхетле гомер теләделәр. Өстәмә рәвештә «День добра и уважения» открыткалары тараттылар.
Акция социаль яктан әһәмиятле, чөнки аның максаты бәйрәм белән котлау гына түгел, ә өлкән яшьтәге кешеләр проблемаларына җәмгыять игътибарын җәлеп итү.