Түгәрәк өстәл

2018 елның 3 октябре, чәршәмбе

Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында, Өлкән кешеләр ункөнлеген үткәрү кысаларында, Лаеш шәһәре иҗтимагый оешмалары рәисләре һәм район предприятиеләре һәм оешмалары: Лаеш район хастаханәсе, Пенсия фонды, күзәтчелек һәм профилактика эшчәнлеге бүлеге, РФ ФССның ТР буенча ГУРО №8 филиалы вәкилләре белән Түгәрәк өстәл утырышы узды. 

Түбәндәге сораулар яктыртылды: стационарда дарулар белән тәэмин итү, көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы, тернәкләндерүнең техник чаралары белән тәэмин итү. Үзәк директоры катнашучыларны «Приемная семья  для пожилого человека» проектын гамәлгә ашыру һәм  стационарны алыштыручы «Школа реабилитации и ухода» техрологиясен кертү белән таныштырды.

Ахырдан ветераннар хәрәкәте Түгәрәк өстәле активистларына депутат Ирек Борисович Богуславскийдан көнкүреш химиясе җыелмалары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International