Комлы Ковали авылы китапханәсендә үткәрелгән «День добра и уважения» чарасы Өлкән кешеләр көненә багышланган иде. Әбиләрен һәм карт әбиләрен Комлы Ковали мәктәбенең 2а һәм 2б сыйныфы укучылары бәйрәм белән котлады. Китапханәче Милина Татьяна Николаевна өлкән буын вәкилләренә рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясады. Аннан соң чара кунаклары белән күңелле конкурс программасы үткәрелде. Катнашучыларга әкиятне атарга, шигырь сөйләргә кирәк иде. Конкурслар арасында мондые да бар иде – үз әбиеңне кулларыннан танырга. Оныклар барысы да биремне үти алдылар. Бәйрзм әбиләргә дә, оныкларга да ошады, Ә ахырда барысын да әбиләр пироглары белән чәй эчү көтә иде.