Роспотребнадзор идарәсенең Татарстан Республикасы Лаеш җирле бүлеге грипп эпидемиясе сезоны алдыннан грипп һәм ОРВИны профилактикалау буенча кайнар линия эшләтеп җибәрә.

2018 елның 3 октябре, чәршәмбе

1 октябрьдән 15енә кадәр Лаеш территориаль бүлеге белгечләре кайнар линиянең 8(84378) 2-80-58 телефоннары аша теләге булган бар кешегә гриппны профилактикалауга кагылышлы төрле сораулар буенча консультация үткәрәчәкләр.

Хезмәт хезмәткәрләре прививканы кайда ясатырга мөмкин, вакцинациягә ничек әзерләнергә икәнлеге, грипп вакытында мөмкин булган катлауланулар турында сөйләрләр. Ведомство хезмәткәрләре ата-аналарга балаларны салкын тиюдән ничек сакларга һәм йогышлы авыруларны профилактикалау чаралары турында киңәшләр бирергә әзер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International