Бүген лаеш шәһәрендә террорчылыкка каршы өйрәнүләр узды. 3 октябрь көнне 9 сәгатьтә Лаеш районы ЕДДСына 422610, Лаеш шәһәре, Производственная урамы, 5а йорт адресы буенча урнашкан Балалар һәм үсмерләрне тернәкләндерү үзәге бинасында террорчылык акты (шартлау) турында хәбәр килә. Нәтиҗәдә актлар залында янгын чыга, 10 кеше зыян күрә, шул исәптән 8 бала (шартлы рәвештә).
Вакыйга урынына Лаеш янгынга каршы-коткару гарнизоны көчләре һәм чаралары җибәрелә. Урынга беренче булып 118нче ПЧ подразделениесе килеп җитә. Бүлек көче белән урып камап алына.
Сәгать 9.30 да эвакуация төгәлләнә. Барысы 70 кеше, шул исәптән 45 бала эвакуацияләнә.
Балалар һәм үсмерләрне тернәкләндерү үзәге техник сәбәпләр аркасында ябыла.
ТР Лаеш районы матбугат үзәге