Лаешта Татарстанның консолидацияләнгән бюджеты проекты турында фикер алыштылар

2018 елның 4 октябре, пәнҗешәмбе

Лаеш шәһәрендә зона киңәшмәсе үтте, анда 2019-2021 елларга ТРның консолидацияләнгән бюджеты проекты турында фикер алыштылар. Монда катнашу өчен республиканың 18 районыннан башлыклар, башкарма комитетлар, финанс органнары җитәкчеләре килде. Аларны Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев каршы алды. Кунаклар алдында ТР Дәүләт Советының бюджет, салым һәм финанслар буенча комитеты рәисе Леонид Якунин, ТР финанс министры Радик Гайзатуллин һәм ТР икътисад министры урынбасары Олег Пелевин чыгыш ясады.

Киңәшмә узган Лаеш шәһәре РДКсы бинасы фойесында район предприятиеләре үз  продукциясен тәкъдим иттеләр. Кунаклар махсуслаштырылган күргәзмә экспозициясе белән таныштылар.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International