Бөтендөнья хайваннарны яклау көне

2018 елның 4 октябре, пәнҗешәмбе

Бөтендөнья хайваннарны яклау көне – балаларга безнең кече туганнарыбыз турында сөйләү өчен яхшы сәбәп. Орел авылы китапханәсенә Орел мәктәбенең 4 сыйныф укучылары чакырылды. Чара барышында китапханәче Садриева Фәридә Вәлиулла кызы балаларга әлеге бәйрәм килеп чыгу тарихы турында сөйләде.

Аннан соң балалар Кызыл китапка кертелгән сирәк һәм юкка чыгып баручы хайваннар турында кызыксынып тыңладылар, хайваннар турында табышмакларга җавап таптылар, әдәби викторина сорауларына җавап бирделәр. Чара азагында укучылар «Друзья природы» курчак спектакле күрсәтүдә катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International