Сокуры авылы китапханәсендә Өлкәннәр ункөнлегенә «Пора прекрасной зрелости» кичәсе үткәрелде. Китапханәче Дебердеева Индира Романовна бәйрәм тарихы белән таныштырды. Авыл җирлеге башлыгы А.А.Новиков һәм ветераннар советы рәисе А.А.Колесникова җылы котлау сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр. Аннан соң кичә кунакларына тату төстә конкурс һәм уеннарда катнашырга тәъдим ителде. Алар өчен түбәндәге конкурслар әзерләнгән иде: «Вспомни и напой» җыр конкурсы, «Палка – развлекалка» сәхнә конкурсы, “гәүдә өчен” шаян зарядка, “миләр” өчен зарядка-викторина (сез иске көнкүреш предметларын беләсезме?), такмаклар конкурсы, «Умей радоваться жизни» әкият-экспромтын уйнау, «Осень золотая» уены. Кичәдә шигырьләр һәм җырлар да яңгырады. Кунаклар елмаю, яхшы кәеф һәм зур бүләкләр белән таралыштылар. Алар күп уңай тәэсирләр алдылар.