Өлкәннәр көне атнасын үткәрү кысаларында, Никольский авылы китапханәсенә пенсия яшендәге укучылар «Я на пенсии сижу, время зря не провожу» кич утырышына җыелды. Китапханәче Гурьянова Татьяна Григорьевна бәйрәм тарихы турында сөйләде, рус әкиятләрен, әйтемнәрен һәм табышмакларын, төрле еллар җырларын белү буенча шаян конкурслар үткәрде. Кичәдә катнашучылар җырладылар, яшьлекләрен искә төшерделәр, тормышларындагы кызыклы очраклар ны сөйләделәр. Лаврова Любовь Андреевна башкаруында үзе язган шигырьләр яңгырады. Кичәгә «В гармонии с возрастом» китап күргәзмәсе оештырылган иде, анда матурлык һәм яшьлек, сәламәтлек һәм озак яшәү рецептлары тәкъдим ителгән.