1 октябрь – Халыкара өлкән кешеләр көне

2018 елның 4 октябре, пәнҗешәмбе

Осень жизни – пора золотая.
              Можно встать, оглянутся назад
              От себя ничего не скрывая
              Устремить в свое прошлое взгляд.

Истәлекле һәм әәмиятле даталар арасында чагыштырмача яңа бәйрәм – 1 октябрь – Халыкара өлкән кешеләр көне дә бар. Моның белән бәйле төстә Үзәк китапханәдә шәһәр кешеләре, РДК клублары һәм китапханә активистлары өчен дүшәмбе көнне "Рябиновый вальс" ял кичәсе үтте. Алып баручылар миләш турында легендалар, шулай ук әлеге агачның дәвалау сыйфатлары турында сөйләделәр. Аннан соң музыкаль-уен программасы үткәрелде, чарада катнашучылар үзебезнең фильмнардан канатлы фразаларны искә төшерделәр, «Песенная карусель», «Фильм, фильм, фильм!» викториналарында, «Продолжи фразу…» видео-табышмагында катнаштылар. Очрашу вакытында бәйрәмдә катнашучылар бик теләп бер-берсе белән аралаштылар, яшьлекләрен һәм тормышларындагы кызыклы тарихларны искә алдылар, чәй эчтеләр һәм яраткан җырларын һәм такмаклар җырладылар.

Чара кунаклары шулай ук «Пусть осень жизни будет золотой» китап күргәзмәсе материаллары белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International