Татарстан Республикасының архив эше буенча Дәүләт комитеты “Минем шәҗәрәм” конкурсы үткәрә.

2018 елның 5 октябре, җомга

ТР дәүләт хезмәтенең 100 еллыгына багышланган чаралар кысасында Татарстан Республикасының архив эше буенча Дәүләт комитеты «Моя родословная» генеалогик тикшеренүләр республика конкурсы үткәрә: «Моя родословная» балалар-үсмерләр генеалогик тикшеренүләр республика конкурсы һәм «Моя родословная» генеалогик тикшеренүләр республика конкурсы.

Конкурсларның максаты – гаилә кыйммәтләрен яклау, балалар һәм яшьләрнең үз гаиләсе тарихы белән кызыксынуын арттыру, гаилә шәҗәрәләре традицияләрен яңарту.

Конкурслар 2018 елның 1 октябреннән 25енә кадәр үткәрелә.

Оештыручы - Татарстан Республикасының архив эше буенча Дәүләт комитеты.

 

Беренче конкурс – балалар-яшьләрнеке. Барлык мәктәп укучылары катнаша ала.

Конкурста җиңүчеләр һәр яшь төркеме буенча аерым билгеләнә. Призлар: 1 урын өчен – планшет, 2 урынга – кәрәзле телефон, 3 урын өчен – электрон китап.

«Моя родословная» генеалогик тикшеренүләр республика конкурсында 18 яшьтән өлкән һәркем катнаша ала.

Конкурс җиңүчеләре конкурс дипломнары һәм акчалата премияләр белән бүләкләнәләр: 1 урынга – 50 мең сум, 2 урынга – 30 мең сум, 3 урынга – 20 мең сум.

Конкурска эшләр рус һәм (яки) татар телләрендә тапшырыла.

Конкурслар турында күрсәтмәләр Татарстан Республикасының архив эше буенча Дәүләт комитетының рәсми сайтында «Деятельность» (http://arhiv.tatarstan.ru/rus/archidoc.htm.) бүлегендә «Гранты, архивные конкурсы» бүлекчәсендә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International