Державино авылы мәдәният йортында «Нам года не беда, коль душа молода» музыкаль-тематик кичә үткәрелде. Өлкәннәр көнен бәйрәм итү һәрчак китапханә, мәдәният йорты, мәктәп һәм Державино авыл җирлегендәге башка оешмаларның тыгыз бердәмлегендә үтә. Бәйрәмчә музыкаль программаны кунаклар өчен Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең "Илһамият" сәхнә ветераннары клубы артистлары әзерләде. Бәйрәм барышында өлкән кешеләр үз адресларына чын күңелдән сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф теләкләре ишеттеләр. Барысы да күп уңай тәэсирләр алды. Мәдәният йорты фойесында «Осень жизни – пора золотая» иллюстрацияле китап күргәзмәсе оештырылган иде.