«Вместе с бабушкой моей» - Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре шундый исем астында игелек һәм хөрмәт көненә багышланган театральләштерү элементлары белән гаилә бәйрәме үткәрделәр. Бәйрәмгә әбиләре һәм бабайлары белән Лаешның 2нче мәктәбе 2 “а” сыйныфы укучылары чакырылган иде. Чара кысаларында балалар котлау шигырьләре сөйләделәр, җитезлек, тапкырлык һәм зирәклеккә конкурс-уен программаларында катнаштылар. Мәсәлән, әбиләр һәм бабайлар үз оныклары белән үзара әкиятләр һәм табышмаклар белү турнирында ярыштылар. Әбиләр оныклары белән бергә «Собери бусы» һәм «Осенние приметы» уенында катнаштылар. Балалар әбиләренә күп ягымлы сүзләр әйттеләр. Алар «Бабушкины ладони» конкурсында да сынатмадылар, күзләре бәйләнгән килеш үз әбисенең кулларын таныдылар. «Кручусь как белка в колесе» конкурсында бабайлар үзләренең коймак пешерү осталыкларын күрсәттеләр.
Китапханә хезмәткәрләре әзерләгән «Бабушки и внуки» шаян күренешендә әбиләрнең үз оныкларын ничек яратулары турында сөйләнде.
Һәр бәйрәмдә бүләкләр бирү кабул ителгән. Балалар да үз әби-бабайларын игътибарсыз калдырмадылар, аларны ярату һәм хөрмәт итү билгесе булган йөрәкләр ябыштырылган үз уч төпләрен әзерләгәннәр.
Чарага «Ладушки, ладушки – дедушки и бабушки!» китап күргәзмәсе оештырылган иде.