Әдәби-музыкаль композиция - «Закружила пора золотая…».

2018 елның 8 октябре, дүшәмбе

Өлкән кешеләр ункөнлегендә Орел авылы китапханәсенә китап сөюче пенсионерлар «Закружила пора золотая…» әдәби-музыкаль композициягә чакырылды. Чара барышында китапханәче Садриева Фәридә Вәлиулла кызы бәйрәм килеп чыгу тарихы турында сөйләде. Аннан соң кичә кунакларын ветераннар Советы рәисе Т.А.Дуболазова котлады “алтын яшь” кешеләренә сәламәтлек, иминлек һәм якыннары игътибарын теләде. Кичәдә үзешчән сәнгать белән шөгыльләнүче Козловская Людмила башкаруында җырлар яңгырады. Чәй  табыны артында китапханә кунаклары көзнең матурлыгы турында сөйләштеләр, көз, өлкән кеше язмышы һәм аның зирәклеге турында билгеле язучылар шигырьләрен укыдылар. Алар «Мудрые слова», «Угадай мелодию», «Узнай сказку» конкурсларында катнаштылар, викторина соруларына җавап бирделәр. Барысы да шат һәм үзләренә күрсәтелгән хөрмәт, кайгырту һәм игътибар өчен рәхмәтле иделәр. Китапханәдә әбиләрнең кышка яшелчәләр һәм җиләк-җимешләрдән әзерләгән эшләнмәләреннән тематик күргәзмә оештырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International