Өлкән кешеләр ункөнлеге кысаларында

2018 елның 10 октябре, чәршәмбе

Өлкән кешеләр ункөнлеге кысаларында Орел авылы китапханәчесе Садриева Фәридә Вәлиулла кызы китапханәнең олы яшьтәге укучыларының өйләрендә булды. Бәйрәм белән котлады, пенсионерларга сәламәтлек, тормыш сөючән булып калуларын һәм озын гомер теләде. Рәсми булмаган җылы әңгәмә вакытында олы кешеләргә кызыклы булган яңа китаплар һәм журналлар турында сөйләде. Җавап итеп олы кешеләр үәләренең яшьлекләре турында сөйләделәр, укырга теләгән китаплар һәм журналларга заказ бирделәр. Китапханәче аларга китапка мәхәббәт һәм тугрылык өчен рәхмәт белдерде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International