10 октябрьдә, Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда өлкән буын кешеләренә багышланган «С почтением и заботой к вам» балалар иҗаты I шәһәр конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.
Конкурс өлкән кешеләр ункөнлегендә игълан ителде, анда мәктәп укучылары төрле номинацияләрдә актив катнаштылар.
Тантанага өлкән буын вәкилләре чакырылган иде, алар балаларның иҗади эшләрен бик яратып тыңладылар һәм карадылар, үзләренә карата игътибар һәм кайгырту өчен аларга рәхмәт әйттеләр.