Лаешлы 40 егет армиягә китте

2018 елның 13 октябре, шимбә

Лаеш шәһәре РДКсында «День призывника» тантаналы чара булды. Булачак солдатларга яхшы юл теләкләре белән район башкарма комитетының эшләр идарәчесе Виктор Воробьев, районның хәрби комиссары ярдәмчесе Айрат Гайнуллин, ветераннар Советы рәисе Рашат Булатов, дин әһелләре һәм әти-әниләр мөрәҗәгать итте.

Бу чакырылышта Лаеш районыннан 40 егет җибәрелә. Бүгенге көндә илебезнең төрле хәрби частьләрендә 55 якташыбыз хезмәт итә, алар 2017 елның көзендә һәм 2018 елның язында чакырылган.

Айрат Гайнуллин булачак солдатларга яхшы хезмәт итүләрен теләде һәм командир сәгатьләре тапшырды. Призывник көне бәйрәм концерты белән дәвам итте, аны Лаеш районы артистлары һәм Казан югары хәрби команда училищесы курсантлары әзерләгән.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International