ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Лаеш районына килде. Аны район башлыгы Михаил Афанасьев, Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, ТР экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков озатып йөрде. Республика башлыгы Комлы Ковали авылында яңа табиблык амбулаториясе ачу тантанасында катнашты, ул шәхси-дәүләт партнерлыгы кысаларында «Транснефть» ПАО ярдәмендә төзелде. Проектның гомуми бәясе 140 миллион сумнан артыграк.
Табиблык амбулаториясе бер сменага 100 кеше кабул итүгә исәпләнгән, 4 торак пунктка хезмәт күрсәтәчәк: Комлы-Ковали, Никольский, Орел, Матюшино, кешеләр саны 13 мең кеше. Табиблар алты белгечлек буенча кабул итәчәкләр: таби-терапевт, педиатр, акушер-гинеколог, стоматолог, рентгенолог, ультратавыш диагностикасы табибы.
Рөстәм Миңнеханов «Транснефть» ПАОга рәхмәт белдерде һәм Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьевның үз дигәненә ирешүен билгеләп үтте. Символик ачкыч тапшырылганнан соң кунаклар табиблык амбулаториясен карадылар.
Аннан соң Рөстәм Миңнеханов Лаеш районы башлыгы һәм балыкчылык буенча Федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Василий Соколов компаниясендә Егорьево авыл җирлегенә килделәр, монда «Биосфера-Фиш» балык үрчетү комплексының 1нче чиратын ачу булды.
Елына 1 миллион чөгә балыгы маймычлары җитештерү буенча комплекска инвестицияләр күләме 160 миллион сум тәшкил итә.
Балык үрчетү комплексының икенче, өченче һәм дүртенче чиратларын төзүне күздә тотуче проектка инвестицияләрнең гомуми күләме 625 миллион сум күләмендә каралган. Монда елына 1 миллион форель маймычы һәм 50 тонна мәрсин товар балыгы җитештерәчәкләр.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте