Бүген Лаеш районында «Казан ЭКСПО» Халыкара күргәзмә үзәген рәсми ачу булды. Анда беренче булып үз эшен халыкара махсуслаштырылган «Дорога-2018» күргәзмәсе башлады. «Безопасные и качественные дороги» Федераль юл агентлыгының фәнни-практик конференциясенең пленар киңәшмәсендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, РФ транспорт министрының беренче урынбасары Иннокентий Алафинов, Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм башкалар катнашты. Моннан алда алар МВЦ белән таныштылар һәм «Дорога-2018» күргәзмәсе экспозициясен карадылар. Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Левитин Казаннан Яр Чаллыга кадәр «Волга» М7 федераль автоюлының берьюлы өч участогын ачтылар, ул хәзер тулысынча дүрт полосалы булды.
«Дорога-2018» күргәзмәсе Юл хуҗалыгы хезмәткәре көне алдыннан үткәрелә. Игорь Левитин Россия Президенты Владимир Путин сәламләвен укыды, ә Иннокентий Алафинов - РФ Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведевныкын.
“Татарстанда гамәлгә ашырылучы “Безопасные и качественные дороги” өстенлекле проекты юл-урам челтәрен норматив торышка китерүдә сизелерлек ярдәм булды”, - диде РТ Президенты.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте