17 октябрьдә Лаеш шәһәренең беренче сыйныф укучылары: 1 нче гимназия һәм Советлар Союзы Герое Б.К.Кузнецов исемендәге 2 нче мәктәптән Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда булдылар. Мәктәп укучылары өчен театральләштерелгән тамаша һәм конкурс-уен программасы оештырылган иде. Балалар табышмакларга җавап табу, көз билгеләрен атауда ярыштылар. Алар рәхәтләнеп дәртле биюләр биеделәр, хәрәкәтчән уеннар уйнадылар, чыршы күркәләре җыйдылар, табигатьтә үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатладылар. Балаларга яфраклар белән чып-чын яфрак яңгыры яудыру мөмкинлеге бирелде. Тәрбияләнүчеләрнең педагоглары «Весёлый портной» конкурсында актив катнаштылар. Ахырдан үзләренең искиткеч ягымлы елмаюларын истәлеккә калдырып фотога төштеләр.