Йөзү буенча Идел буе федераль округы беренчелеге

2018 елның 23 октябре, сишәмбе

Мордовия башкаласында Саранскиның су төрләре спорты Сараенда йөзү буенча Идел буе федераль округы чемпионаты һәм беренчелеге төгәлләнде. Ярышларда Киров, Нижегород, Оренбург, Пенза, Самара, Саратов, Ульяновск өлкәләре, Пермь крае, Башкортостан, Марий Эл, Татарстан, Удмуртия, Чуаш Республикасы командалары катнашты. Барысы 800дән артык иң көчле спортчылар һәм тренерлар. Татарстан җыелма командасы составында Лаеш районы КДЮСШ тәрбияләнүчесе, спорт мастерына кандидат Живописцева Софья (тренеры Садыйков Рәис) да бар иде. 1500 метр дистанциядә ул үз яшь категориясендә 3 урын алды. Федераль округларның 2018 елгы чемпионатлары ярышлары йөзү буенча Россия Чемпионатына сайлап алу ярышлары булып тора. Алар ноябрьдә Казанда узачак. Софьяга уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International