2018 елның 18 октябреннән 20 сенә кадәр «Акчарлак» бассейнында йөзү буенча Казан шәһәре чемпионаты һәм беренчелеге булды. Ярышларда Лаеш районы КДЮСШ спортчылары Ржавина Юля, Васильева Элина, Гыйззәтуллина Карина һәм Ватагина Юля катнашты.
Васильева Элина һәм Гыйззәтуллина Карина ярыш призерлары булдылар. Алар ирекле стильдә 1500 метр һәм баттерфляй белән 100 метр дистанцияләрендә өченче урын алдылар. Спортчыларның тренеры Садыйков Рәис Мәхмүт улы.