«Его можно перечитывать несколько раз» әдәби сәгате

2018 елның 24 октябре, чәршәмбе

Каипы авыл китапханәчесе Сәгъдиева Дамирә Мөбарәкша кызы 4 сыйныф укучылары өчен А.П.Чехов тормышы һәм иҗатына багышланган «Его можно перечитывать несколько раз» әдәби сәгате үткәрде. Балалар язучының биографиясе белән таныштылар, аның балачагы һәм яшьлек еллары, кызыксынулары, язучы хезмәтенең табиб хезмәте белән ничек үрелеп баруы турында белделәр. Л.Н.Толстойның «…Чехов – истинный художник. Его можно перечитывать несколько раз» сүзләре чараның темасына әйләнде. Яшь укучылар язучының тормышы һәм иҗаты турында кызыксынып күп кенә сораулар бирделәр. Чара А.П.Чехов китапларына күзәтү һәм презентацияләр күрсәтү белән тулыланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International