Көзге ярминкә үткәрү безнең шәһәрдә яхшы гадәткә әйләнде.
Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәрләре иртән иртүк авыл хуҗалыгы ярминкәсенә килделәр. Алар үз карамакларындагы, олы яшьтә булганлыктан өйләреннән чыга һәм авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсенә килә, кышка запас сатып ала алмаучылар өчен бәрәңге, кишер, суган сатып алырга булганнар.
Хезмәт күрсәтүдәге гражданнар канәгать калганнар һәм кышка запас белән тәэмин ителүләренә рәхмәтлеләр. Бу олы кешеләргә игътибар күрсәтү һәм аларны кайгырту өчен тагын бер сәбәп.