Габишево авылы китапханәсендә «Книжный сундучок» түгәрәгенең чираттагы дәресе француз язучысы Антуан де Сент-Экзюпериның «Маленький принц» әсәренә багышланды. Быел китап юбилеен билгели – 75 ел. «Маленький принц» балаларны хыялланырга, ә өлкәннәрне хыялларны тормышка ашырырга өйрәтә. Очрашу укучылар конференциясе формасында үтте. Китапханәче Самарханова Миләүшә Наил кызы түгәрәк әгъзаларын язучының биографиясе белән таныштырды. Аннан соң балалар Кечкенә принц белән планеталар буйлап сәяхәткә киттеләр. «Маленький принц» - цитаталар һәм акыллы афоризмнарның бай чыганагы ул. Чарада катнашучылар «Ты навсегда в ответе за тех, кого приручил» яки «…зорко одно лишь сердце. Самого главного глазами не увидишь» кебек һәм башка фразаларны ничек аңлаулары турында фикерләрен әйттеләр. Китап турында фикер алышу шактый актив һәм төрле яклы булды, китапны укымаганнарда аны уку теләге уятты. Түгәрәк әгъзалары Кечкенә принц безне йөрәгеңне тыңларга, юмарт һәм ачык булырга өйрәтә, бу китап иң мөһим нәрсә – кешелек бурычы, дуслык һәм мәхәббәт турында дигән нәтиҗә ясадылар.