Бүген, алимент түләүләре буенча бурычларны түләтү һәм әти-әниләре алимент түләүдән качкан сәламәтлеге чикләнгән балалар тәрбияләнүче балигъ булмаган балалары булган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү буенча үткәрелә торган эш кысаларында, Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре әлеге гаиләләрдә булдылар. Аларда булу барышында судка документлар бирү тәртибе аңлатылды, шулай ук кирәкле документлар исемлеге белән белешмәлек калдырылды. Барлыгы 14 гаилә каралды. Аларга бару нәтиҗәсе алиментлар түләтү буенча район комиссиясенең якындагы утырышында каралачак.