Бүген Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында Сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көне кысаларында түгәрәк өстәл үтте. Аңа район учреждениеләре: социаль яклау бүлеге, Пенсия фонды идарәсе, Лаеш үзәк район хастаханәсе, Үзәк китапханә һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре чакырылган иде.
Утырыш барышында сәяси репрессияләр корбаннарына ташламаларны гамәлгә ашыру буенча законнар үтәлеше, дарулар белән тәэмин ителеш, шикәр авыруы проблемаларына кагылышлы мәсьәләләр карап тикшерелде. Үзәк директоры җыелганнарны «Приемная семья для пожилого человека» проектын тормышка ашыру һәм стационарны алыштыручы «Школа реабилитации и ухода» технологиясен кертү белән таныштырды.
Лаеш үзәк китапханәсе хезмәткәрләре «Расстрельные дни» тарихы һәм һәлак булганнар саны турында сөйләделәр.
Репрессиягә эләккән кешенең җиңел булмаган тормыш юлы турында сәяси репрессияләр корбаннарының район җәмгыяте әгъзасы Максутова Фатыйма чыгыш ясады.
Чара азагында истәлекле бүләкләр, район башлыгы Михаил Афанасьевтан акчалата ярдәм һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславскийдан көнкүреш химиясе җыелмалары тапшырылды.
Бүгенге көндә җәмгыять әгъзалары саны – 18 кеше.
2011 елдан 2018 елга кадәрге чорда 20 кеше вафат булган.