Лаешта “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе үтте

2018 елның 29 октябре, дүшәмбе

Бүген район Советының зур залында район башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев рәислегендә “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе үтте.

Отчет чорда оператив хәл турында Россия ЭЭМның Лаеш районы бүлеге начальнигы урынбасары Айрат Галиев доклад ясады.

Пенсия системасындагы үзгәрешләр турында ПФР идарәсе начальнигы Ирина Алёшина сөйләде.

Киңәшмәдә җирле эшмәкәр үз эше турында сөйли торган «бизнес-брейк» проекты кысаларында Атабай авылында яшәп виноград үстерүче эшмәкәр Александр Зверев чыгыш ясады. Аның сүзләре буенча, ул җимешләр сатып түгел, ә үсентеләр сатып акча эшли. Эшмәкәр үз продукциясен “эшлекле дүшәмбе”дә катнашучыларга да күрсәтте. Район Советы фойесында аның белән һәркем таныша алды.

Коммуналь түләүләрне дәүләт хезмәтләре порталы аша түләү турында «Единый расчётный центр - Татэнергосбыт» ЧҖҖнең «Лаишевский» халыкка хезмәт күрсәтү участогы җитәкчесе Татьяна Измайлова сөйләде.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International