Бүген, 2018 елның 29 октябрендә, ВЛКСМ – илебез тормышында иң массакүләм яшьләр оешмасы барлыкка килүгә 100 ел тула. Әлеге вакыйга белән бәйле төстә Үзәк китапханәдә бу датага багышланган «Комсомол – моя судьба» китап-иллюстрацияле күргәзмә ясалган. Анда комсомол тарихы, беренче комсомол вожаклары турында китаплар, устав, комсомол билеты, значок һәм илебезнең яшьләр оешмасы үсешен чагылдыручы башка атрибутика тәкъдим ителгән.
ВЛКСМ тарихы – илебез тарихының бер өлеше. РФ Президенты В.В.Путин билгеләгәнчә, комсомолның иң яхшы вәкилләре һәрчак берече булдылар. Комсомол тарихта калды, әмма ул “Башта илең турында, аннан соң үзең турында уйла” принцибы буенча яшәүчеләр күңелендә сакланыр.