Нармонка командасы мини-футбол буенча район башлыгы Кубогына ия булды

2018 елның 29 октябре, дүшәмбе

26 октябрьдә кичен “Усады” спорткомплексында мини-футбол буенча Лаеш районы башлыгы Кубогына турнир төгәлләнде. Әлеге ярышларда барлыгы 14 команда катнашты, алар берничә ай буена көч сынаштылар.

Турнирның финал уеннарын тамашачылар арасында район башлыгы Михаил Афанасьев һәм мактаулы кунаклар: район Советы депутатлары, эшмәкәрләр һәм Казанның спорт оешмалары вәкилләре карады.

Киеренке көрәш нәтиҗәсендә өченче урынга “Экшн” (Лаеш) командасы чыкты, ә икенче урынны “Усады” командасы яулады. Җиңүче кубогы лаеклы төстә “Нармонка” командасына эләкте. Ярышлар финалы бик киеренке һәм кызыклы булды.

Җиңүчеләргә медальләр һәм Кубокны район башлыгы Михаил Афанасьев тапшырды.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International