Вакыйгалы туризм – уңай эмоцияләр чыганагы.

2018 елның 27 декабре, пәнҗешәмбе

Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда вакыйгалы туризм кысаларында оештырылучы экскурсияләр һәм бәйрәмнәрнең популярлыгы елдан-ел арта. Өлкәннәр һәм балалар ел саен гадәттәге бәйрәмгә бик теләп киләләр.

Бүген, 27 декабрьдә, Казан шәһәреннән килгән мәктәп укучылары өчен яңа ел туристик-экскурсия программасы төгәлләнде, аңа түбәндәгеләр керде:

- музей буйлап экскурсия;

-театральләштерелгән «Необыкновенные приключения Фунтика и Барбоскина» күңел ачу тамашасы;

- мозаик үрү буенча осталык сәгате;

-тимерчелек эше осталыгын күсәтү өчен тимерчелеккә бару;

-атта җайдак йөрү.

Укучылар гадәти булмаган сәяхәттә бик теләп катнаштылар, уңай тәэсирләр алдылар, ә бу туристларны яңадан җәлеп итү өчен бик мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International