Лаеш районы – Татарстан районнарының социаль-икътисади үсеше лидерлары арасында

2018 елның 27 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстанның муниципаль районнары һәм шәһәр округлары арасында социаль-икътисади үсеш буенча тагын Казан, Әлмәт һәм Лаеш лидер булды. 2018 елның гыйнвары-ноябре өчен рейтинг ТР икътисад министрлыгы тарафыннан әзерләнгән.

Теркәлгән эшсезлекнең иң түбән дәрәҗәсе Лаеш (0,13%), Актаныш (0,21%) һәм Аксубай (0,25%) районнарында билгеләнгән.

Ул 29 муниципалитетта 0,49% булган уртача республика дәрәҗәсеннән кимрәк

Бер кешегә торак сафка кертү буенча Питрәч (3,816 кв. м.), Тукай (2,227 кв. м.) һәм Лаеш (2,192 кв. м.) районнары алда. Шул ук вакытта төбәк буенча бер кешегә уртача 0,54 кв. м. торак сафка кертелгән.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International