Лаешта иске Яңа елны билгеләп үттеләр

2019 елның 14 гыйнвары, дүшәмбе

12 гыйнварда Советлар Союзы Герое Б.К.Кузнецов исемендәге Лаешның 2нче мәктәбендә иске Яңа елга багышланган бәйрәм чарасы булды. Шәһәрнең Үзәк чыршысы тирәсендәге мәйданда интерактив мәйданчыклар оештырылган иде, теләге булганнар төрле уеннарда һәм ярышларда катнаштылар, шулай ук атта йөрделәр, ә иң спорт сөючеләр кышкы футбол уйнадылар. Аларга Кыш Бабай белән Кар кызы һәм әкият персонажлары кушылды. Шәһәр кешеләрен сәхнәдән бәйрәм белән Казаннан чакырылган артистлар котлады.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International