Шуны хәбәр итәбез: 2019 елның 15 гыйнварында сәгать 10 да Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында Лаеш шәһәре, Беренче май урамы, 35 йорт (2 кат, актлар залы) адресы буенча әти-әниләре алимент түләүдән качучы балигъ булмаган балалары булган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү өчен бушлай юридик ярдәм көне булачак.
Белгечләр сезгә алиментка гаризаны ничек тапшырырга, нинди документлар җыярга һәм дәгъва гаризасын ничек язарга икәнен аңлатачак, шулай ук сез үзегезне кызыксындырган сорауларга җавап ала алачаксыз.
Белешмәләр 884378/2-56-70 телефоны аша (Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге).