Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Каравон рус халык бәйрәмен уздыру уңаеннан МӨРӘҖӘГАТЕ

2012 елның 23 мае, чәршәмбе
 
Кадерле татарстанлылар!
 
         Сезне рус халкының үзенчәлекле Каравон бәйрәме белән ихлас тәбрик итәм!
         Бу бәйрәмнең тамырлары бик борынгы чорларга барып тоташа, аның чын-чынлап гаҗәеп һәм гыйбрәтле язмышы бар. Рус Никольские авылында “Никола вешний” көнен билгеләп үтү бәйрәме буларак барлыкка килгән Каравон, безнең көннәрдә инде республикада гына түгел, бөтен Россиядә күренекле мәдәни вакыйгага әйләнде.
         Былтыргы бәйрәмдә Татарстанның күп кенә шәһәрләреннән, районнарыннан, күрше республикалардан, өлкәләрдән йөз егермедән артык иң яхшы коллектив катнашты, һәм бу бик күңелле күренеш. Өстәвенә Каравонда чыгыш ясарга теләк белдерүче фольклор коллективлары һәм башкаручылар саны елдан-ел арта, бу исә традицион рус мәдәниятенең зур кыйммәте һәм тансыклыгы чагылышы булып тора.
         Татарларның Сабан туе, чувашларның Уявы һәм башка халык бәйрәмнәре кебек үк, яңартылган Каравон да республиканың күпмилләтле халкы рухи тормышында зур урын тота, яшьләребезне дуслык, үзара аңлашу һәм Ватанга мәхәббәт рухында тәрбияләүнең әхлакый-эстетик нигезен тәшкил итә.  
         Россия тарихы елында һәм Татарстан Республикасының тарихи-мәдәни мирасы елында Каравон бәйрәмен уздыру аеруча әһәмияткә ия. Республикабызда кабатланмас мәдәниятләр, телләр байлыгы, рухи-әхлакый хәзинәләр күз карасыдай саклануы һәм үстерелүе, рус, татар һәм башка милли мәдәниятләрнең бер-берсен баета баруы белән горурланырга тулы хакыбыз бар.
         Төрле милләт һәм төрле дин вәкилләре кулга-кул тотышкан, “кояш йөреше уңаена” баручы бүгенге Каравон әйлән-бәйләне һаман да үсә һәм киңәя барсын!
         Бәйрәмдә катнашучыларга һәм аның кунакларына күңел күтәренкелеге, бәхет, тынычлык, миһербанлылык һәм иминлек телим.
         Каравонга киң мәйдан!
 
Татарстан Республикасы
         Президенты                                                                  Р.Н. Миңнеханов
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International