Чирпыда һәм Кече Елгада 2018 елдагы эш турында отчет бирделәр

2019 елның 17 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Чирпы һәм Кече Елга авыл җирлекләренең отчет сессияләре булды. Алар эшендә район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова катнашты. Утырыш алдыннан ул авыл кешеләре продукциясе күргәзмәсе экспозициясе белән танышты.

Авыл җирлекләренең 2018 елдагы эшчәнлеге турында җирлек башлыклары Радик Евдокимов һәм Лилия Кыямова сөйләделәр. Татьяна Борһанова алар эшенә бәя бирде. Шулай ук ул авыл кешеләренә бүләкләр тапшырды. Утырыш барышында авыл кешеләре район җитәкчелегенә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International