Район башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев рәислегендә Комлы Ковали авыл җирлеге Советының отчет утырышы булды. Сессия башланыр алдыннан ул җирле кешеләр һәм предприятиеләр продукциясе күргәзмәсе белән танышты.
Комлы Ковали авыл җирлеге Советының 2018 елдагы эшчәнлеге һәм 2019 елга бурычлары турында җирлек башлыгы Надежда Гыйләҗетдинова чыгыш ясады. Үз докладында ул узган елда авыл тормышындагы мөһим вакыйгаларның берсе – ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Комлы Ковали авылында яңа табиблык амбулаториясе ачылу булуын билгеләде. Шулай ук торак пунктларда төзекләндерү һәм халыкның тормыш сыйфатын яхшырту буенча күп нәрсә эшләнгән. Мәсәлән, Комлы Ковали һәм Вороновкада гына урам юлларының проблемалы берничә участогына вак таш һәм асфальт җәелгән, моны авыл кешеләре күптән көткән иде.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев җирлек башлыгы һәм авыл җирлеге Советы эшчәнлегенә бәя бирде. Шулай ук ул үзләрен яхшы яктан күрсәткән авыл хезмәтчәннәре һәм мәктәп укучыларына бүләкләр тапшырды. Аннан соң теләге булганнар район җитәкчелегенә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Мәсәлән, алар Комлы Ковали табиблык амбулаториясендә көндезге стационар оештыру мәсьәләсен карап тикшерүне үтенделәр. Аларның мөрәҗәгате язып алынды.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте