«Крещение Господне» китап күргәзмәсе.

2019 елның 19 гыйнвары, шимбә

Кыш тылсымлы вакыт. Елның әлеге фасылы үзе белән күп кенә искиткеч һәм якты бәйрәмнәр алып килә. Аларның берсе – Крещение Господне (Гайса пәйгамбәрне чукындырган көн).

Үзәк китапханәдә бөек христиан бәйрәменә багышланган «Крещение Господне» иллюстрацияле китап күргәзмәсе оештырылган. Күргәзмәдә Хач ману бәйрәме тарихы турында әдәбият тәкъдим ителгән, анда бәйрәм белән бәйле юраулар һәм йолалар – суны изгеләндерү һәм бәкедә коену белән танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International