Егорьево авыл җирлеге башлыгы 2018 елда үзенең эше турында отчет тотты

2019 елның 23 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Егорьево авыл җирлегегең отчет сессиясе булды. Аның эшендә район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова катнашты. Утырыш алдыннан ул авыл кешеләре һәм җирле эшмәкәрләр продукциясе күргәзмәсе белән танышты.

Авыл җирлегенең 2018 елдагы эшчәнлеге турында җирлек башлыгы Рифат Хәмидуллин сөйләде. Аның сүзләре буенча, узган елда төзекләндерү һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү буенча күп кенә эшләр эшләнгән. Әһәмиятле вакыйгаларның берсе ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында «Биосфера-фиш» балык үрчетү комплексы ачылу һәм Каипы авылында «Дзюдо» үзәге эшли башлау булды. Гражданнарның үзара салымы акчалары җирлекнең торак пунктлары юлларын ремонтлауга тотылган. Рифат Хәмидуллин шулай ук район башлыгы урынбасарыннан Каипы авылында яңа балалар бакчасы төзелешендә һәм почта эшен яхшыртуда ярдәм итүен үтенде.

Аннан соң Каипы мәктәбе эшчәнлеге белән аның директоры Алексей Нуждин таныштырды.

Хокук тәртибе торышы турында Егорьево авыл җирлеге буенча участок уполномоченные Радик Сафин сөйләде. Җирлек Советының 2018 елдагы эшчәнлегенә бәяне Татьяна Борһанова бирде. Ул шулай ук авыл хезмәтчәннәренә бүләкләр тапшырды. Утырыш барышында авыл кешеләре район җитәкчелегенә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Алар карап тикшерүгә алынды.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International