Бүген Пәрәү авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны Шакирова Мәрьям Гыйльман кызына 101 яшь тулды. Ул Лаеш районының иң өлкән яшьтәге кешесе булып санала. Бу истәлекле вакыйга белән аны котларга район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова килде. Ул Мәрьям Гыйльман кызына нык сәламәтлек, озын гомер, бәхет, иминлек яхшы кәеф теләде!
Шакирова Мәрьям Гыйльман кызы 1918 елның 23 гыйнварында Пәрәү авылында туган. Ул 12 яшеннән эшли башлаган. Гомуми хезмәт стажы 50 ел.
1939 елда Шакиров Хариска кияүгә чыга. Ире 1942 елда сугышта хәбәрсез югала. Мәрьям Гыйльмановна кызы Әлфинурны берүзе тәрбияләп үстерә. Ул өч оныгы һәм биш оныкчыгының яраткан әбисе.
Хезмәттәге уңышлары өчен Мәрьям Гыйльмановна юбилей медальләре һәм “Хезмәт ветераны” исеме белән бүләкләнгән.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте