Державино һәм Пәрәү авыл җирлекләре 2018 елдагы эшчәнлекләре турында отчет бирделәр

2019 елның 25 гыйнвары, җомга

24 гыйнварда Державино һәм Пәрәү авыл җирлекләренең отчет сессиясе булды. Аларның эшендә район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова катнашты. Утырыш алдыннан ул авыл кешеләре һәм җирле эшмәкәрләр продукциясе күргәзмәсе белән танышты.

Авыл җирлекләренең 2018 елдагы эшчәнлеге турында җирлек башлыклары Исламия Камалиева һәм Равия Евдокимова сөйләделәр.

Җирлек Советларының 2018 елдагы эшчәнлегенә бәяне Татьяна Борһанова бирде. Ул шулай ук авыл хезмәтчәннәренә бүләкләр тапшырды. Утырыш барышында авыл кешеләре район җитәкчелегенә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Мәсәлән, алар суүткәргечне алыштыруда һәм балалар мәйданчыгын төзукләндерүдз ярдәм сорадылар.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International