Бүген WorldSkills International хәрәкәте вәкилләре «Одна школа - одна страна» халыкара проекты кысаларында Усады прогимназиясендә булдылар. Алар белем бирү оешмасы эшчәнлеге белән таныштылар һәм укыту тәҗрибәсен өйрәнделәр. Балалар аларга медицина, робототехника, вак моторик, спорт, мәдәният өлкәләрендә үз белем һәм күнекмәләрен күрсәттеләр. Кунакларны Лаеш районы башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова каршы алды, ә экскурсияне прогимназия директоры Эльвир Якупов үткәрде.
Йомгаклап делегация җитәкчесе Хорватиядән Весна Анделик белем бирү оешмасының аларны балаларның кече яшьтән үк эшче һөнәрләре белән танышуы һәм үз белемнәрен практикада, заманча технологияләр кулланып ныгытуы шаккатыруын билгеләде. “Белем бирү процессы бу прогимназиядә югары дәрәҗәдә һәм мин кайбер моментларны үзебездә Хорватиядә файдалана алырбыз, дип уйлыйм”, - диде ул. Шулай ук ул хорватларның Усадыга тагын августта киләчәкләрен өстәде, анда инде WorldSkills дөнья чемпионатында катнашу кысаларында.
Татьяна Борһанова кунакларга визит өчен рәхмәт белдерде һәм белем бирү оешмасының августта аларны каршыларга тагын да яхшырак әзерләнәчегенә ышануын әйтте.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте