Орел һәм Габишево җирлекләре башлыклары 2018 елдагы эшләре турында отчет бирделәр

2019 елның 1 феврале, җомга

Чираттагы отчет отчет сессияләре ике авыл җирлегендә булды – Орелда район башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев, Габишевода район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова катнашты. Ике җирлек кешеләре белән дә ТРда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина очрашты.

Утырыш алдыннан ул авыл кешеләре продукциясе күргәзмәсе экспозициясе белән танышты.

Авыл җирлекләренең 2018 елдагы эшчәнлеге турында җирлек башлыклары Валентина Фетилина һәм Рамил Хөсәенов сөйләделәр. Орел авыл җирлеге Советы башлыгы узган елдагы уңай якларны һәм хәл итәргә кирәк булган проблемаларны билгеләде. Алар эшенә Михаил Фадеев  бәя бирде. Шулай ук ул авыл кешеләренә бүләкләр тапшырды. Утырыш барышында авыл кешеләре район җитәкчелегенә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

Габишево авыл җирлеге Советы эшенә Татьяна Борһанова бәя бирде. Аннан соң ул авыл кешеләренә бүләкләр тапшырды. Гүзәл Удачина катнашучыларны Татарстан өчен узган елның йомгаклары белән таныштырды. Ахырда авыл кешеләре район җитәкчелегенә сорауларын бирделәр.  

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International