Балалар ышаныч телефоны – ул һәрвакытта да танышлар, якыннар, дуслар белән уртаклашып булмый яки теләмәгән шәхси мәсьәләләре булган балалар, үсмерләр һәм аларның әти-әниләренә, авыр тормыш халәтендә калган һәм аңлау белән ярдәм табарга теләгәннәргә булышу. Әгәр сез үзегездән көлү һәм көчләү очраклары белән очрашкансыз, әгәр сезгә мәктәптә уңайсыз, педагоглар, сыйныфташларыгыз, әти-әниләрегез, дусларыгыз белән мөнәсәбәтләрегез бик яхшы түгел икән, сезнең телефоннан шалтыратып үзегезнең кичерешләрегез, хисләрегез, проблемаларыгыз турында сөйләү мөмкинлегегез бар. Бу балалар ышаныч телефоны номеры - 8-800-2000-122. Шалтыратулар бушлай, аноним, тәүлек әйләнәсе стационар һәм мобиль телефоннан башкарыла. Ышаныч телефонына мөрәҗәгать итүнең сер булып калуы гарантияләнә. Балалар ышаныч телефоны ул: -гаиләдәге һәм мәктәптәге конфликтларны хәл итүдә ярдәм; -укудагы, шәхси проблемаларны һәм башкаларны хәл итүдә ярдәм ; -авыр тормыш шартлары килеп туганда яәдәм итү. Балалар ышаныч телефонына әти-әниләр дә балалар һәм педагоглар белән үзара мөнәсәбәтләр проблемалары, үсмерләр тарафыннан психоактив матдәләр куллану проблемалары, шәхси проблемалар һәм башкалар буенча шалтырата алалар. Кирәк булганда әти-әниләргә бушлай квалификацияле медицина, хокукый, психолог-педагог ярдәме күрсәтү башкарылачак хезмәтләр һәм оешмалар турында мәгълүмат биреләчәк. 8-800-2000-122 телефонына шалтыратыгыз. Сезгә һәрчак җавап бирәчәкләр һәм булышачаклар.